16+

Әлмәттә «Нефтяник» белән «Ак Барс»ның хәйрия матчы узачак

Матчның 1,2,3 һәм 4 категорияле билет бәясе 200, 150, 100 һәм 50 сум тәшкил итәчәк.

Матчның 1,2,3 һәм 4 категорияле билет бәясе 200, 150, 100 һәм 50 сум тәшкил итәчәк.

Матчка билетлар сатудан кергән акчалар клубның онкологик авырулы җанатары булган өч бала әнисен  дәвалауга юнәлдереләчәк.  Балаларның икесе - «Нефтяник»  хоккей клубының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.   Ире Эшче хоккей лигасы ярышларында актив чыгыш ясаган.

Алынган акчаларны оператив күчерү максатыннан чыгып билетлар «Юбилейный» спорт сарае кассаларында гына сатылачак. Матч 2 август көнне була.

Ә 31 июльдә «Нефтяник» үз бозында Казанның «Барс» командасы белән очрашачак. Очрашу 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Фото:Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ


Комментарии

Главное