16+

Әлмәт медицина хезмәткәрләре волейбол буенча көч сынаша

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең унбишенче спартакиадасы дәвам итә.

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең унбишенче спартакиадасы дәвам итә.

Бүген алар 21 нче мәктәпнең спорт залында волейбол уйный. Биредә 6 хатын-кызлар һәм 7 ир-атлардасы катнаша.  Эш урынннарында алар табиб һәм фельдшер булса, биредә алар  алдынгы спортчылар.

Барлык командалар өчен дә уен кагыйдәләре бер. Һәр команданың уены 15 очкога кадәр дәвам итә. Ә финалга чыгучы командалар 25 очкога кадәр уйнаячак. Һәрбер команда өчен дә уен кагыйдәләре бер.

- Медицина хезмәткәрләре арасында бу ярышлар ел саен үткәрелә. Минемчә, бу дөрес. Беренчедән, бу уеннарда алган хис-кичерешләр безне ел буе җылыта. Спорт белән шөгыльләнәсе килә башлый. Спорт һәр кешенең тормышында төп рольне уйнарга тиеш, – дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Фәүзия Фәтхуллина.

 

Фото:https://pixabay.com


Комментарии

Главное