16+

Әлмәт спортчылары җиңеп кайтты

Әлмәт спортчылары Октябрьский шәһәрендә булып узган акробатика буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

Әлмәт спортчылары Октябрьский шәһәрендә булып узган акробатика буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

Анда Олимпия резервындагы мәктәптән 23 яшүсмер шәһәр данын яклап көч сынашты. 11-16 яшь категориясендәге программада Аделя Малышева белән Рената Хәбибуллина 1 урын яулады. Беренче өлкәннәр разряды программасы буенча Таһир Мөхәммәтҗанов белән Егор Курбаткин 3 нче урынга лаек булды. Барлыгы ярышларда Россиянең 17 шәһәреннән 272 спортчы катнашты.


Комментарии

Главное