16+

Әлмәт егете бокс буенча Бөтенроссия ярышларында беренче урынны алды

1-6 октябрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Яшь Динамовчы” дигән бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

1-6 октябрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Яшь Динамовчы” дигән бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Биредә илнең 21 регионыннан килгән 134 спортчы катнашты. Республикабызны һәм нефтьчеләр каласын бу ярышта “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Әмир Салихов тәкъдим итте. 48 килограмм авырлыктагылар  арасында Әлмәт егете 1 нче урынны яулады.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru


Комментарии

Главное