16+

"Ак Барс" хоккейчылары "Салават Юлаев"ны 5:4 исәбе белән отты

16 сентябрьдә казанлылар Астанада "Барыс" белән очраша.

16 сентябрьдә казанлылар Астанада "Барыс" белән очраша.

Кичә Башкортстан башкаласында Казан һәм Уфаның хоккей җанатарлары өчен төп матч узды. «Салават Юлаев» хоккейчылары «Ак Барс»ка буллитлар буенча 4:5 исәбенә оттырды.

«Бу – хоккей, биредә теләсә нинди ялгышлык матчның барышын үзгәртергә мөмкин. Бүген нәкъ шулай булды да. Без җиңәчәгебезгә соңгы мизгелгә кадәр ышандык», - диде «Ак Барс»ның капитаны Данис Зарипов матч төгәлләнгәннән соң.

«Салават Юлаев» (Уфа) - «Ак Барс» (Казан) - 4:5 Б (2:0, 2:1, 0:3, 0:0, 0:1. Алкаларны керттеләр: Кадейкин (10), В.Э.Ткачев (18), Умарк (32), Бурдасов (40) - Лукоянов (35), Клинкхаммер (48), Ландер (52), Зарипов (56). Штраф: 6-10.

«Ак Барс»: Шарыченков (Подъяпольский, 41). Марков - Яруллин, Секач - Ландер - Азеведо; Батыршин - Абросимов, Зарипов - Бурмистров - Галиев; Педан - Постма, Лукоянов - Михеев - Потапов; В.А.Ткачев - Малыхин - Клинкхаммер; Кара.

Хәзер «Ак Барс» активында 7 очко бар. 16 сентябрьдә казанлылар Астанада «Барыс» белән очраша.

 

Фото: ak-bars.ru

 https://tatar-inform.tatar


Комментарии

Главное