16+

«Ак Барс» хоккей клубы тренировкаларын 15 июльдә башлаячак

Команда Татарстан башкаласында тренировка җыеннары һәм турнир, шулай ук Казанда, Әлмәттә һәм Мәскәүдә контроль уеннар уздырырга планлаштыра.

Команда Татарстан башкаласында тренировка җыеннары һәм турнир, шулай ук Казанда, Әлмәттә һәм Мәскәүдә контроль уеннар уздырырга планлаштыра.

Уенчылар Татарстанга 11-12 июльдә киләчәк. 13-14 июльдә команда медицина тикшеренүе узачак, ә 15-30 июльдә бозда һәм җирдә тренировкалар уздырачак.

Казан хоккейчылары беренче контроль уеннарны 31 июльдә һәм 1 августта үз бозларында «Нефтехимикка» каршы уйнаячак. Бу уеннардан соң команда Казанда тренировкаларын дәвам итәчәк, ә 4 августта Әлмәтнең «Нефтяник» командасы белән очрашачак.

Киләсе контроль матчлар Мәскәүдә 9-13 августта узар дип планлаштырыла. Анда «Ак Барс» ике тапкыр «Динамо» һәм бер тапкыр ЦСКА белән уйнаячак. Уеннарның төгәл көне һәм вакыты соңрак билгеле булачак.

КХЛның 2020-2021 елгы сезоны 2 сентябрьдә башланачак.

Татар-информ


Комментарии

Главное