16+

Әлмәт укучылары көчләрен «Аҗаган»да сынады

Чара 16 нчы мәктәптә узды.

Әлмәт укучылары көчләрен «Аҗаган»да сынады

Чара 16 нчы мәктәптә узды.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга интеллектуаль һәм физик яктан үсеш алырга гына түгел, ә команда рухын формалаштырырга, авырлыкларны җиңәргә һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итүче чараларга аерым игътибар бирелә. Шундый вакыйгаларның берсе-«Аҗаган 2.0» хәрби-спорт уены.

Муниципаль этапта иң яхшы исеме өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы мәгариф учреждениеләренең 16 командасы көрәште. Катнашучылар үзләрен төрле юнәлешләрдә күрсәтә алдылар: беренче ярдәм күрсәтү, спорт әзерлеге, саф әзерлеге, Россия тарихы буенча интеллектуаль конкурс, АК-74не сүтеп-җыю.

Быел төп оештыручы булып Әлмәт районындагы «беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе чыгыш ясады.

Уен нәтиҗәләре буенча лидерлар:

Урта төркем:

1 урын – 2 нче лиөей

2 урын - 7 нче урта мәктәп

3 урын  - Урсалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Өлкән төркем:

1 урын – 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын-Әлмәт һөнәри көллияте

3 урын - 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное