16+

Әлмәт суды коллективы чаңгыга басты

Чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы суд системасының X беренчелеге тәмамланды.

Әлмәт суды коллективы чаңгыга басты

Чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы суд системасының X беренчелеге тәмамланды.

Республиканың суд системасы хезмәткәрләре чаңгы трассасында ярышлар өчен җыелды. Ярышлар Мирный бистәсендә (Казан шәһәре) чаңгы-биатлон комплексы базасында узды.

Чаңгы ярышлары буенча ТР суд системасының X беренчелегендә катнашу өчен 100 дән артык спорт сөюче җыелды. Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлыгы 22 команда катнашты.

Катнашучылар ике категориядә ярыштылар: ир-атлар 2 км ераклыкта чаңгыда «йөгерделәр», хатын-кызлар 1 км юл үттеләр.

Нәтиҗәдә, Әлмәт суды командасы 4 нче урынны алды. Ә безнең суд аппараты хезмәткәре Гөлфирә Старкова шәхси зачетта бронза алды.

Фото: Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте.


Комментарии

Главное