16+

Әлмәттә беренче тапкыр фиджитал-уеннар узачак

Уеннар хоккей, мини-футбол, стритбол, лазертаг дисциплиналары буенча узачак.

Әлмәттә беренче тапкыр фиджитал-уеннар узачак

Уеннар хоккей, мини-футбол, стритбол, лазертаг дисциплиналары буенча узачак.

Әлмәттә беренче тапкыр «Татнефть» компаниясе оештырган фиджитал-уеннар узачак.

Уенчылар башта компьютерда яки приставкада, ә аннары чын спорт төрләрендә ярышалар. Җиңүче команда ике этапта очколар суммасы буенча билгеләнә. Уеннар хоккей, мини-футбол, стритбол, лазертаг дисциплиналары буенча узачак.

Сайлап алу турлары 2023 елның 1-31 июлендә узачак, аларда финалистлар билгеләнәчәк. Финал 2023 елның 12 августында уенчылар һәм тамашачылар өчен  шоу-программа белән узачак.

Катнашу өчен команда уеннар сайтында теркәлергә мөмкин.

Яңалыклар һәм барлык төгәл мәгълүмат социаль челтәрләрдә пәйда булачак: https://vk.com/phygital_tatneft,  https://t.me/phygital_tatneft.


Комментарии

Главное