16+

Әлмәттә балалар поликлиникасы артында футбол манежы төзеләчәк

Спорт объектында якын-тирә мәктәп балалары бушлай шөгыльләнә алачак.

Әлмәттә  балалар поликлиникасы артында футбол манежы төзеләчәк

Спорт объектында якын-тирә мәктәп балалары бушлай шөгыльләнә алачак.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында Тельман урамындагы балалар поликлиникасы артында  яңа форматтагы футбол манежы төзеләчәге турында сөйләде. Проектны «Физра» компаниясе муниципалитет белән концессия килешүе буенча гамәлгә ашыра.

- Анда күрше мәктәпләрдән килгән балаларыбыз бушлай шөгыльләнәчәк, кичен ул инде коммерция объекты буларак эшләячәк, - диде ул.


Инвестор үз акчаларын кертәчәк һәм федераль финанслауны җәлеп итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен шәһәр җир биргән.

- Быел яңа шәп объекты барлыкка килер дип ышанам, - дип нәтиҗә ясады Нагуманов.


Комментарии

Главное