16+

Әлмәт батырлары уңышлары!

Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды.

Әлмәт батырлары уңышлары!

Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды.

Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә үткәрелде.

Ярышларда Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе егетләре дә катнашты. Нәтиҗәләре дә куанырлык. 65 кг авырлыкта 3 нче урында Рузиль Ганиев,  95 кг авырлыкта икенче урында Айрат Сәмигуллин. 105 кг авырлык категориясендә Рәсим Шириев беренче урын яулаган! Командалар арасында бердә Яр Чаллы, икенче урында Лаеш, ә өченче урында Әлмәт көрәшчеләре. 

 

Рәмилә Хәмидуллина


Комментарии

Главное