16+

Әлмәт футболчылары турнирда көмеш медальләр яулады

Турнир 29 марттан 2 апрельгә кадәр узды.

Әлмәт футболчылары турнирда көмеш медальләр яулады

Турнир 29 марттан 2 апрельгә кадәр узды.

Түбән Новгородта 2009 елда туган егетләр арасында футбол турниры узды. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Әлмәт футболчылары, финалда Түбән Новгород академиясенә 0:5 исәбе белән җиңелгәннән соң, көмеш медаль яулыйлар.

Әлмәт спорт мәктәбе уенчысы Дамир Садыйков турнирның иң яхшы ярымсакчысы дип танылды.

Спортчылар тренер Айдар Исрафилов җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар.

 

 

Фото: Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе


Комментарии

Главное