16+

Әлмәттә беренче студентлар арасында футбол фестивале булды

Ул кибер-спортны, мини-футбол турнирын һәм челленджны берләштерде.

Әлмәттә беренче студентлар арасында футбол фестивале булды

Ул кибер-спортны, мини-футбол турнирын һәм челленджны берләштерде.

Беренче студентлар футбол фестивале Әлмәттә узды. Егетләр белән бергә кырга кызлар чыкты. 

Проект 2019 елда эшли башлады. Ул вакытта мини футбол ярышларыннан башлаганнар. Кибер-турнирлар аерым оештырылды.

- Фестиваль кысаларында без барысын да берләштердек. Бездә өч урын бар: бер мини-футбол турниры, челлендж, футбол фристайлы һәм кибер-FIFA спорт турниры. Команда һәм шәхси зачетлар булачак, - дип хәбәр итте Әлмәт студентлары лигасының физкультура һәм спорт юнәлеше җитәкчесе Риман Сабуров.

Һәр командада 10 кеше. Алтысы мини-турнирда җиңү өчен көрәшкән арада, һәр җыелмадан икешәр уенчы футбол кырына виртуаль рәвештә чыга-кибер-спорт турнирында катнаша. Ә уеннар арасындагы тәнәфесләрдә командадан тагын икешәр кеше футбол фристайлында көч сынашты.

Футбол фестивален балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе ярдәмендә студентлар лигасы оештырды.


Комментарии

Главное