16+

Әлмәт көрәшчеләре беренче!

Ярышлар 2005-2006 нчы елгы егетләр арасында уздырылды.

Әлмәт көрәшчеләре беренче!

Ярышлар 2005-2006 нчы елгы егетләр арасында уздырылды.

Әлмәт көрәшчеләре кабат беренче! Бу юлы алар "Татарстан яшьләре" газетасы призларына уздырылган көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре булып танылдылар. 

Ярышлар 2005-2006 нчы елгы егетләр арасында уздырылды. Аларның нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынга Әлмәт командасы лаек булды!

Уз авырлык категорияләрендә беренче урында Чингиз Агаларов, Румиль Семкичев. Икенче урында Осман Махмич, ә өченче урыннарны Роман Спиридонов, Ильяс Харрасов, Искәндәр Исрафилов яуладылар. Егетләрнең тренерлары Ильяс Билалов, Рузиль Ганиев, Фәнил Минһаҗев, Руслан Нургалиев.

Рәмилә Хәмидуллина


Комментарии

Главное