16+

Әлмәттә яңа ябык футбол манежы барлыкка киләчәк

Ул дәүләт-шәхси партнерлык нәтиҗәсендә төзеләчәк.

Әлмәттә яңа ябык футбол манежы барлыкка киләчәк

Ул дәүләт-шәхси партнерлык нәтиҗәсендә төзеләчәк.

2023 елда Әлмәттә һәм Яр Чаллыда ике яңа ябык футбол манежы барлыкка киләчәк, алар дәүләт-шәхси партнерлык нәтиҗәсендә төзеләчәк. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

«2023 елда бездә „Бизнес-спринт“федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ябык футбол манежлары төзү планлаштырыла. Мин ТР спорт министрлыгыннан һәм муниципалитет башлыкларыннан әлеге проектларны аерым контрольгә алуларын сорыйм», - диде Премьер-министр.

Татарстан илдә дәүләт-шәхси партнерлык системасы буенча спорт объекты төзелгән  беренче төбәк булды. 
 


Комментарии

Главное