16+

Әлмәт районында көрәш буенча ярышлар узды

Анда 13 үлчәү авырлыгында 55 спортчы катнашты.

Әлмәт районында көрәш буенча ярышлар узды

Анда 13 үлчәү авырлыгында 55 спортчы катнашты.

26 ноябрьдә Тайсуган авылының мәктәбе спорт залында көрәш буенча 2010-2011, 2012-2013 елларда туган яшь батырлар арасында Әлмәт муниципаль районы беренчелеге узды. Анда 13 үлчәү авырлыгында 55 спортчы катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урында Тайсуган авылы егетләре, икедә - Кәләй авылы командасы, өченче урныда Түбән Мактама көрәшчеләре җиңүче булып танылдылар.

Ярышлар "Татнефть" хәйрия фондының финанс ярдәме белән үткәрелде.

Рәмилә Хәмидуллина

 

 


Комментарии

Главное