16+

Әлмәт спортчысы бокс турнирында икенче урынны яулады

Турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән 44 боксчы катнашты.

Әлмәт спортчысы бокс турнирында икенче урынны яулады

Турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән 44 боксчы катнашты.

Самара өлкәсендә бокс турниры узды. 

Турнирда Оренбург өлкәсе, Татарстан республикасы, Башкортостан республикасы, Чуваш республикасы , Удмурт республикасы, Мордовия республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Самара өлкәсе кебек төбәкләрдән 44 иң көчле боксчы катнашты. 


54 кг. га кадәр авырлык категориясендә 24 нче мәктәп укучысы Шимановский Даниил 2 урынны яулады.

«Юность» мәктәбенең «Девон» бокс клубында Даниил тренерлар Низамиев Р. Р., Бормотов С. А. җитәкчелегендә шөгыльләнә.


Комментарии

Главное