16+

Әлмәт спортчысы бочча буенча бөтенроссия ярышларының бронза призеры булды

Ярышлар Самарада узды.

Әлмәт спортчысы бочча буенча бөтенроссия ярышларының бронза призеры булды

Ярышлар Самарада узды.

22 нче августтан 26 нчы августка кадәр Самарада терәк – хәрәкәт аппараты зарарланганнарның бочча спорты буенча бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышлары узды. Ярышларда 40тан артык спортчы катнашкан,  шәхси ярышларда 4әр комплект медаль уйнатылган. Бу хакта район физкультура, спорт идарәсе хәбәр итә.

Әлмәттән Рамазан Хуҗин – «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт буенча инструкторы В.И. Архипов шәкерте. Ярышларның өченче көнендә ул иң яхшыларның берсе булды һәм өченче урынны алды.

 

 

Фото: район физкультура, спорт идарәсе 


Комментарии

Главное