16+

Әлмәттә «Сәламәтлек» паркында йога фестивале узачак

Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Әлмәттә «Сәламәтлек» паркында йога фестивале узачак

Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

14 августта 11:00 сәгатьтә "Сәламәтлек" паркында «Яшел фитнес» проектының йога фестивале узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Тренировка программасында төрле юнәлешләр буенча: хатха-йога, йога нидра, кундалини йога, шулай ук йомшак физик һәм рухи практикаларның башка юнәлешләре – пилатес, стрейчинг, глюкофоннар кулланып арт терапиясе, медитация, балалар йогасы, ecstatic dance тәкъдим ителәчәк. Шулай ук призлар уйнатылачак.

Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Яшел фитнес-ул спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль-спорт хәрәкәте, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бушлай спорт чаралары.

Проектның генераль иганәчесе "Татнефть" компаниясе. Тренировкалар «Яшел Фитнес» проекты кысаларында, «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты һәм РФ спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.


Комментарии

Главное