16+

Әлмәт «Нефтянигы»ның яңа баш тренеры билгеләнде

Команданы соңгы елларда «Спутник»та эшләгән Эдуард Дмитриев җитәкләде.

Әлмәт «Нефтянигы»ның яңа баш тренеры билгеләнде

Команданы соңгы елларда «Спутник»та эшләгән Эдуард Дмитриев җитәкләде.

Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей клубы контракт вакыты чыккач, элеккеге тренерлар штабы китте. Алар-баш тренер Илнур Гыйззәтуллин һәм аның ярдәмчеләре: Олег Волков, Михаил Сарматин, Дмитрий Ячанов, Александр Ураков. Команданы элек «Спутник»ның баш тренеры булып эшләгән Эдуард Дмитриев җитәкләде. Бу хакта «Нефтяные вести» газетасы хәбәр итә.

Гыйззәтуллин Әлмәттә 5 сезон үткәрде. Шулай ук Әлмәт командасының спорт директоры Раил Якупов үз постыннан китте.


Яңа тренер Эдуард Дмитриевка аның «Спутник»та эшләгән ассистентлары ярдәм итәчәк.

 


Комментарии

Главное