16+

Әлмәт йөзүчеләре Пензадан җиңү белән кайтты

Төбәкара ярышларда Идел буе федераль округының иң көчле 748 йөзүчесе катнашты

Әлмәт йөзүчеләре Пензадан җиңү белән кайтты

Төбәкара ярышларда Идел буе федераль округының иң көчле 748 йөзүчесе катнашты

Пенза шәһәрендә 2022 елның 7 мартыннан 11 мартына кадәр йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Төбәкара ярышларда Идел буе федераль округының иң көчле 748 йөзүчесе - 432 ир - ат һәм 316 хатын-кыз, 19 клуб катнашты.

Татарстан Республикасы командасы составында Әлмәт шәһәренең 4 спортчысы - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнекеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Эдуард Вәлиәхмәтов 200 м га комплекслы йөзүдә 1 урын һәм 400 м га комплекслы йөзүдә 3 урын алды. 

Командалар арасында 4х100 м га ирекле стиль белән йөзүдә Яковлев Роман һәм Нәҗипов Реналь 2 урынны яуладылар.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры Валиахметова Светлана Ринатовнаны котлыйбыз! Горурланабыз!

Россия чемпионатында һәм беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын, бары җиңүләр генә телибез! 


Комментарии

Главное