16+

Әлмәт муниципаль районы башлыгы призына узган нәфис гимнастика турнирында 450 дән артык спортчы катнашты

Чара ел саен уздырыла.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы призына узган нәфис гимнастика турнирында 450 дән артык спортчы катнашты

Чара ел саен уздырыла.

26 февральдә «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында нәфис гимнастика буенча Әлмәт муниципаль районы Башлыгы призына V ачык турнир булды. 


Чараның статусы елдан-ел арта, һәм анда спортчыларның саны арта бара. Бу юлы Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Сыктывкар шәһәреннән 450 дән артык спортчы теләк белдергән.


 Ярышлар программасына 2018-2006 елгы спортчыларның чыгышлары кертелгән иде.

Компетентлы жюри спортчыларның төрле элементлардагы күнегүләренең чиста башкаруын бәяләде. Шулай ук грация, пластика  һәм костюмнарның оригинальлеге исәпкә алынды.


 ️Ярышларны оештыручы һәм инициаторы-ТР көньяк-көнчыгышының нәфис гимнастика федерациясе, аны Виктория Миломаева җитәкли.
 


Комментарии

Главное