16+

Әлмәттә «INDOOR TRIATLON» триатлон ярышлары узды

Мондый форматтагы ярышлар инде традициягә әйләнде һәм популярлаша бара.

Әлмәттә «INDOOR TRIATLON» триатлон  ярышлары  узды

Мондый форматтагы ярышлар инде традициягә әйләнде һәм популярлаша бара.

19 февральдә «Мирас» спорткомплексында «INDOOR TRIATLON»триатлон буенча ярышлар узды.

Финишка кадәр катнашучыларга бассейнда 300 м йөзәргә, 8 км велотренажерда узарга һәм 2 км йөгерергә кирәк иде.


Аларның һәркайсы яхшы спорт әзерлеге белән генә чикләнмичә, яхшы нәтиҗәләр дә күрсәтте.


Ярышлар нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында Еромасова Надежда, Динә Хөсәенова, Марина Данилова призлы урыннар алдылар. Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Әнүзәр Юнысов, Альберт Исхаков, Александр Егоров күрсәттеләр. 


  Финишта барлык катнашучыларга истәлекле футболкалар тапшырылды.


Триатлон елдан-ел популярлаша бара һәм Әлмәт шәһәренең йөзү федерациясе президенты Ренат Ногайбәков һәм районның физик культура һәм спорт  идарәсе ярдәме белән шәһәрдә үсә.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте


Комментарии

Главное