16+

Әлмәтнең яшь боксчылары Татарстан чемпионатында җиңү яулады

Анда бөтен республикадан 50дән артык спортчы катнашты.

Әлмәтнең яшь боксчылары Татарстан чемпионатында җиңү яулады

Анда бөтен республикадан 50дән артык спортчы катнашты.

9-13 февральдә Казанда  2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында бокс буенча Татарстан республикасы чемпионаты узды.

Чарада шәһәрнең "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.  

Нагаев Әнис, Арсланов Тимур, Назаров Степан 1 нче урыннарны яуладылар. 
Касыймов Марифат 3 нче урында булды

Җиңүчеләр ТР җыелма командасы составына керде, һәм инде 7 мартта Оренбург шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклаячак.


Спортчылар тренерлар: Агазарян М. Т. һәм Агазарян Г. М. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.


Комментарии

Главное