16+

Әлмәтнең яшь йөзүчеләре Баулыда узган ярышларда җиңү яулады

Ярышларда Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Октябрьский, Урыссу, Баулы, "Факел" һәм "Юность" спорт мәктәпләреннән 120 спортчы катнашты.

Әлмәтнең яшь йөзүчеләре Баулыда узган ярышларда җиңү яулады

Ярышларда Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Октябрьский, Урыссу, Баулы, "Факел" һәм "Юность" спорт мәктәпләреннән 120 спортчы катнашты.

8 гыйнварда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр йөзү буенча Баулы муниципаль районының ачык беренчелегендә катнаштылар.

Безнең Әлмәт йөзүчеләре-21 кеше иде. Шәһәрнең олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: 5 беренче, 4 икенче, 3 өченче призлы урыннарны яуладылар.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры Шевченко Олег Васильевичны котлыйбыз!


Комментарии

Главное