16+

Әлмәтлеләр бокс буенча "Янтарные перчатки" XXV халыкара турнирында призлы урыннар яулады

Турнирда Израиль, Эстония, Латвия, Литва, Куба, Германия, Казахстан, Таҗикстан кебек илләрдән 180 спортчы катнашты.

2 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Калининград шәһәрендә бокс буенча "Янтарные перчатки"XXV Халыкара турниры узды. Россияне барлык федераль округлар тәкъдим итте: Санкт-Петербург, Балашиха, Кырым, Усинск, Тула, Хакасия, Төмән, Коми Республикасы, Гусеев, Ярославль, Чабаксар, Кабардино-Балкар Республикасы, Балтийск, Мәскәү, Калининград, Новороссийск, Чита, Казан.

Әлмәт данын өч боксчы Шәйхинуров Эмиль, Шәңгәрәев Илдар, Шимановский Даниил яклады, барысы да медальләр яулады.

Алар "Девон-Юность" бокс клубында  тренер Низамиев Р. Р. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Комментарии

Главное