16+

Әлмәт спортчысы көрәш буенча бөтенроссия турнирында призлы урын яулады

Ярышларда Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 410 спортчы катнашты.

Әлмәт спортчысы көрәш буенча бөтенроссия турнирында призлы урын яулады

Ярышларда Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 410 спортчы катнашты.

23-26 сентябрьдә Казанда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры М.М. Сәхәбетдинов истәлегенә VIII Бөтенроссия турниры узды
.
Татарстан республикасын, җыелма команда составында, Әлмәттән биш көрәшче тәкъдим итте.


Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, 5 көндәшне, биш көчле көрәшне узып, Зиннуров Ильяс, 67 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. 
Ильяс Зиннуров Россия Федерациясенең юниорлар җыелма командасының төп составына керде.

Шулай ук Әлмәттән тагын бер көрәшче - Насыйбуллин Адель дә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Адель өч көрәштә Новосибирск, ЯНАО, Төмән өлкәсе көндәшләреннән өстен чыкты, ләкин 3 урын өчен көрәштә Чечня спортчысы белән көрәштә  хата җибәрде һәм 5 урынны яулады. 

Котлыйбыз!


Көрәшчеләрнең тренерлары-Гаджиев Эдуард, Корнилов Даниил һәм Джанвелян Эдуард.


Комментарии

Главное