16+

Әлмәттә стритбол буенча ачык турнир узды

5 сентябрь көнне шәһәр паркында  Әлмәт стритбол Лигасы  Нефтьчеләр көненә багышланган ачык турнир уздырды.

Әлмәттә стритбол буенча ачык турнир узды

5 сентябрь көнне шәһәр паркында  Әлмәт стритбол Лигасы  Нефтьчеләр көненә багышланган ачык турнир уздырды.

Ярышларда дүрт команда - 2005-2008 елгы үсмерләр катнашты.

 Чара вакытында  спортчыларның әзерлек дәрәҗәсе  яхшы икәне күренде. Уеннар  уңай һәм дустанә  атмосферада үтте.

Җиңүне Әлмәттән  "Кизимки" командасы яулады. 2 нче урында  "Мирас" (Әлмәт шәһәре), 3 нче урында Актаныштан "Ак бүре", 4 нче урында Әлмәттән "Девон" командалары. 

 Барлык катнашучылар да чараның спонсорыннан - шәһәр паркыннан сертификат алдылар һәм пицца белән сыйландылар.


Комментарии

Главное