16+

Әлмәтнең грек-рим көрәшчеләре Азнакайда узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады

Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Урыссу, Бөгелмә, Яр Чаллы, Лениногорск, Чистай, Баулы, Түбән Камадан 96 яшь көрәшче катнашты.

Әлмәтнең грек-рим көрәшчеләре Азнакайда узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады

Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Урыссу, Бөгелмә, Яр Чаллы, Лениногорск, Чистай, Баулы, Түбән Камадан 96 яшь көрәшче катнашты.

29-30 майда Азнакай шәһәрендә СССРның спорт мастеры И.И. Мингалиев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры булып узды.

Әлмәт шәһәрен 12 укучы тәкъдим итте. Киеренке көрәштә безнең спортчылар сынатмады. 
Бароталиев Әмирхан 2 нче урынны яулады. 
Галимов Айман, Рамазан Эшматов, Лукоянов Владислав, Квашнин Никита 3 нче урынны алдылар. 


Спортчыларны һәм аларның тренерлары Мингалев Тамерлан Андреевич, Корнилов Данил Степанович, Вадигуллин Айрат Зөфәр улы һәм Гатиев Динар Фәиз улын котлыйбыз!


Комментарии

Главное