16+

Әлмәтнең танылган көрәшчесе Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды

Ул гыйнварга кадәр эшләячәк. ​

Әлмәтнең танылган көрәшчесе Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды

Ул гыйнварга кадәр эшләячәк. ​

2 ноябрьдә танылган көрәшче Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды. Ул көрәшченең туган ягы Чирмешән музеенда урнашкан. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә.

Бу көн юкка гына сайланмаган. 2 ноябрьдә спорт легендасына 44 яшь тулган булыр иде.

Күргәзмәдә батырның фотолары, грамоталары, рәхмәт хатлары, шәхси әйберләре урын алган.

Исегезгә төшерәбез, Ильяс Галимов агымдагы елның 3 июнендә вафат булды. Татар милли көрәше буенча спорт карьерасында Ильяс Галимов 8 тапкыр Россия чемпионы, берничә тапкыр республика чемпионы булды. Сабантуйның төп батыры буларак, 49 тапкыр төп приз - автомобиль алды.

Дөнья чемпионына багышланган күргәзмә гыйнварга кадәр эшләячәк. ​
 


Комментарии

Главное