16+

Әлмәттә чаңгычылар кроссы узачак

Ярыш якшәмбе көнне, 18 октябрьдә уза.

Әлмәттә чаңгычылар кроссы узачак

Ярыш якшәмбе көнне, 18 октябрьдә уза.

Йөгерештә чаңгычылардан тыш, ярышларга тиешле спорт әзерлеге булган һәркем катнаша ала. Ир-атлар өчен дистанция - 5 км, хатын-кызлар өчен - 3 км тәшкил итә.

Ярышлар 18 октябрьдә "Снежинка"да, 10.30 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларны теркәү 18 октябрьдә 9.00 сәгатькә кадәр оештырыла.

Катнашу өчен гаризалар 16 октябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә (camillakrymtsova@yandex.ru).
Гаризаны раслау өчен 18 октябрьдә 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр судьялар коллегиясенә әлеге ярышларга керү турындагы медицина белешмәсе һәм иминият полисы бирергә кирәк.


Комментарии

Главное