16+

Әлмәттә автоинспекторлар авыр хәлдә калган хатын-кызга булышкан

Автоинспекторлар йөкле ханымга запас тəгəрмəч куеп биргән.

Әлмәттә автоинспекторлар авыр хәлдә калган хатын-кызга булышкан

Автоинспекторлар йөкле ханымга запас тəгəрмəч куеп биргән.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторлары, полиция өлкән лейтенанты Александр Бояров һәм полиция рядовое Эдуард Тедеев юл читендә авария сигнализациясен кабызып туктаган «Форд» автомобиле торуын күргəннәр.

 

Анда йөкле хатын-кыз булган. Автоледи ЮХИДИ хезмәткәрләренә автомобиль хәрәкәте вакытында сəeр тавыш ишетүен сөйләгəн. Юл чатында туктап, ул алгы уң тәгәрмәчнең зыян күрүен ачыклый.

 

Полицейскийлар хатын-кызга булышкан һәм тәгәрмәчне алыштырган.

Автоледи ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдергән.


Комментарии

Главное