16+

Әлмәттә кеше бәрдергән һәм юл һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчене эзлиләр

Юл-транспорт һәлакәте 1 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Ленин урамындагы 21 нче йорт каршында булган.

Юл-транспорт һәлакәте 1 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә Ленин урамындагы 21 нче йорт каршында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, шофер җәяүлегә өстенлек бирмәгән һәм 47 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Ул светофорсыз җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыккан. Шуннан соң машина йөртүче җәяүлене үз янына машинага утыртып, 3 нче поликлиниканың травматология пунктына китергән. Аннары полициягә юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итеп, урыннан качкан.

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге юл-транспорт һәлакәте шаһитларының 8 (8553) 43-96-25 яки 02 телефоны буенча дежур частька шалтыратуларын сорый.


Комментарии

Главное