16+

Әлмәттә «Бала - төп пассажир» акциясе үткәрделәр

Чара 55 нче «Тургай» балалар бакчасында узды.

Әлмәттә «Бала - төп пассажир» акциясе үткәрделәр

Чара 55 нче «Тургай» балалар бакчасында узды.

«Бала - төп пассажир!»-  Әлмәтнең 55 нче «Тургай» балалар бакчасы педагоглары һәм балалары  дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»  профилактика бүлеге, ата-аналар һәм мәктәпкәчә учреждениенең әтиләр советы белән берлектә оештырган акция шулай дип атала иде.

Акция куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын куллану өлешендә хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге


Комментарии

Главное