16+

Әлмәттә ике баланы бәрдергәннәр

Балалар юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша чыгалар.

Әлмәттә   ике баланы бәрдергәннәр

Балалар юлны көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша чыгалар.

Юл-транспорт һәлакәте Ленин һәм Җәлил урамнары киселешендә килеп чыккан. 10 һәм 8 яшьлек укучылар машина юлын җәяүлеләр кичүе аша узалар. 50 яшьлек «Киа Рио» йөртүчесе балаларга юл бирми, нәтиҗәдә икесен дә бәрдерә.

Балаларны хастаханәгә илтәләр. Аларның сәламәтлеге турында хәбәр ителми.


Комментарии

Главное