16+

Әлмәттә ике балигъ булмаган кыз электр самокатында авто астына эләккән

Яшүсмерләр җәрәхәтләнгән.

Әлмәттә ике балигъ булмаган кыз электр самокатында авто астына эләккән

Яшүсмерләр җәрәхәтләнгән.

Әлмәттә Ленин урамындагы 42 нче йорт каршында электр самокатчылары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт  җәяүлеләр кичүендә булган.

Руль артында 23 яшьлек йөртүче булган «Веста» тәгәрмәчләре астына бер электросамокатта барган ике кыз эләккән. Берсенә 15 яшь, икенчесенә – 16 яшь. Икесе дә җәрәхәтләр алган.

Фото: Әлмәт дәүләт автоинспекциясе


Комментарии

Главное