16+

Әлмәт районында булган авариядә һәлак булучылар бар

Авария 24 октябрь көнне кич булды.

Әлмәт районында булган авариядә һәлак булучылар бар

Авария 24 октябрь көнне кич булды.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Mercedes-Benz автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, УАЗ автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобиль дә янган. «УАЗ» йөртүчесе һәм пассажиры юл-транспорт һәлакәтендә вафат була, Mercedes-Benz автомобиле йөртүчесе хастаханәгә эләгә.

Авария урынында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекциясе. 

 

Сообщает Госавтоинспекция Татарстана.

 

 

Фото: Татарстан дәүләт автоинспекциясе


Комментарии

Главное