16+

Әлмәттә «ГАЗ» мотоцикл белән бәрелешкән

Мотоцикл йөртүчене травматология бүлегенә хастаханәгә салалар.

Әлмәттә «ГАЗ» мотоцикл белән бәрелешкән

Мотоцикл йөртүчене травматология бүлегенә хастаханәгә салалар.

Байкер катнашындагы юл-транспорт һәлакәте Әлмәттә булды. ЮХИДИнең җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, Базовая урамындагы 7а номерлы йорт янында 38 яшьлек ир-ат «ГАЗ» руле артында көйләнмәгән юл чатында сул якка борылганда Yamaha мотоциклына юл бирмәгән. Байкер Объездная урамы ягыннан Шевченко ягына хәрәкәт иткән.


Зыян күргән 27 яшьлек мотоциклчыны травматология бүлегенә хастаханәгә салалар.

 

газ йөртүче байкерга юл бирмәгән

Фото: ЮХИДИ


Комментарии

Главное