16+

Әлмәт автоинспекторлары әти-әниләр белән очрашты

Һәр ата - ана балаларны юл йөрү кагыйдәләренә генә түгел, ә аларны төгәл үтәүгә дә өйрәтергә тиеш.

Әлмәт автоинспекторлары әти-әниләр белән очрашты

Һәр ата - ана балаларны юл йөрү кагыйдәләренә генә түгел, ә аларны төгәл үтәүгә дә өйрәтергә тиеш.

Чара балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатыннан узды. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Курамшина Илгизә ата-аналарны Әлмәт районы территориясендә балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт травматизмы торышы турында мәгълүмат белән таныштырды һәм җәяүлеләргә бәрелүдән саклану өчен мондый юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре турында сөйләде, яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искәртте. Моннан тыш, юл һәлакәтләре урыннарыннан видеоматериаллар күрсәтте.

 

Җыелыш ахырында ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында белешмәләр таратылды.

 

Фото: Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе


Комментарии

Главное