16+

Әлмәттә үсмерләр өчен автобәйге узды

Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күсәттеләр.

Әлмәттә үсмерләр өчен автобәйге узды

Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күсәттеләр.

Әлмәттә ДОСААФ автомәктәбе базасында егетләр һәм кызлар командалары  автомобиль йөртүдә ярышты. 

Конкурсның бурычлары: яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту; укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү; яшь машина йөртүчеләрдә юлда җаваплылык хисе формалаштыру; яшьләр арасында транспорт чаралары йөртү культурасын тәрбияләү.


Ярышлар  ике этапта узды: теоретик (юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү) һәм практик (автомобильне фигуралы  йөртү).

Конкурс нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта иң яхшылар дип юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә Гыйсматуллин Илһам;  автомобильне фигуралы йөртүдә Халиков Бакир танылды.


Команда зачетында 1 урында 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе,
2 урынны Түбән Мактаманың 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе алды,
3 урын-ДОСААФ автомәктәбе. 

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе


Комментарии

Главное