16+

Ел башыннан Әлмәт районында 30 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше һәлак булган

Барлыгы 4 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Ел башыннан Әлмәт районында 30 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше һәлак булган

Барлыгы 4 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәт районы юлларында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм тагын 4 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 җәяүле  бәрдерелгән.

7 гыйнварда Әлмәт районында Рус Акташы – Азнакай автомобиль юлының 29 чакрымында   үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике кеше үлде, берсе балигъ булмаган бала.

Бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

Узган ел бу чорда алты кеше үлгән иде. Дүртенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кими.

Моннан тыш, бәйрәм ялларында аек булмаган сигез машина йөртүче ачыкланган.


Комментарии

Главное