16+

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагын ачыклаган

Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә тикшерелде.

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагын ачыклаган

Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә тикшерелде.

26 октябрьдә 17-18 сәгатьләрдә Әлмәт автоинспекторлары «Тоннель» рейды үткәрделәр. Махсус чара Казан-Оренбург юлында узды. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Бер сәгать эчендә инспекторлар 45 автомобильне тикшерә алдылар. Барлыгы 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. 5 машина йөртүчегә куркынычсызлык каешлары өчен штраф салынды, тонировка өчен, дәүләт номерлары һәм тахографы булмаган өчен штрафлар салынган.

Хокук бозучылар арасында 4 җәяүле дә булган.
 


Комментарии

Главное