16+

Әлмәттә триатлон вакытында ике көнгә юллар ябылачак

Юлларны ябу  30 һәм 31 июльгә планлаштырылган.

Әлмәттә триатлон вакытында ике көнгә юллар ябылачак

Юлларны ябу  30 һәм 31 июльгә планлаштырылган.

Триатлон буенча Россия чемпионаты һәм «Әлмәт триатлоны – 2022» һәвәскәрләр ярышлары вакытында Шевченко урамына чыгуны туктатачаклар, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

- Шевченко урамы (Маяковский урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр);

- Грибоедов урамыннан чыгу; Радищев урамыннан чыгу;

- Җәлил урамыннан чыгу; Заслонов урамыннан чыгу;

- Мәрҗани урамыннан чыгу; База урамыннан чыгу;

- Монтажная урамыннан чыгу;

- Болгар урамыннан чыгу;

- ярышлар маршруты буенча якын-тирә территорияләрдән чыгу.

Юллар 30 июльдә 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр һәм 31 июльдә 06.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябылачак.


Комментарии

Главное