16+

Әлмәт районында җиңел машина «КамАЗ» көпчәкләре астында калып изелгән, йөртүчесе урында һәлак булган

Авария бүген районның Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан.

Әлмәт районында җиңел машина «КамАЗ» көпчәкләре астында калып изелгән, йөртүчесе урында һәлак булган

Авария бүген районның Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан.

«КАМАЗ» һәм җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. 

«ВАЗ автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" автомобиле белән бәрелешкән», – дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә. 


Комментарии

Главное