16+

Әлмәттә тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдерделәр

Фаҗига тәүлекнең караңгы вакытында булган.

Әлмәттә тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдерделәр

Фаҗига тәүлекнең караңгы вакытында булган.

Әлмәттә 7 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә Рено Дастер автомобиле йөртүчесе тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдерә. Мәгълүматны Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Риза Фәхретдин урамындагы 24 нче йорт каршында булган.

1992 елда туган җәяүле юлны тиешле булмаган урында, светофорның тыючы сигналын вакытында чыккан. 

Җәяүле медсанчастьнең нейрохирургия бүлегенә озатылган. 


Комментарии

Главное