16+

Әлмәттә "Тоннель" операциясе узды

Инспекторлар 1,5 сәгатьтә 14 хокук бозу очрагын ачыклаган.

Әлмәттә "Тоннель" операциясе узды

Инспекторлар 1,5 сәгатьтә 14 хокук бозу очрагын ачыклаган.

Барлыгы 85 машина тикшерелде.

Әлмәт районында Казан-Оренбург юлында юл-патруль хезмәте инспекторлары «Тоннель»дигән махсус чара үткәрделәр. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Сәгать ярым эчендә автоинспекторлар 85 автомобильне тикшерде. 14 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Биш шоферга — ОСАГО полисы булмаган, өчесенә-тонировка өчен штраф язганнар. Шулай ук административ беркетмәләр штрафларны түләмәгән, куркынычсызлык каешын капламаган, тукталыш турында таләпне үтәмәгән, пассажирны балалар кәнәфиеннән башка йөрткән өчен төзелде.
 


Комментарии

Главное