16+

Әлмәт-Азнакай юлына ремонт ясалды

Татарстанда юлчылар Әлмәт — Азнакай автомобиль юлы участогын ремонтлауны төгәлләделәр.

Әлмәт-Азнакай юлына ремонт ясалды

Татарстанда юлчылар Әлмәт — Азнакай автомобиль юлы участогын ремонтлауны төгәлләделәр.

Эшләр Әлмәт районында «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 20,9-22,9 км ераклыкта алып барылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

"Эшчеләр ныклы вак таш-мастик асфальтобетоннан өске катлам түшәделәр, трассаны торгыздылар, юллар кисешкән урыннарны эшкәрттеләр, һәр яктан юл кырыйларын ныгыттылар, шулай ук юл тамгалары төшерделәр", — диләр министрлыкта.

Автомобиль юлының ике полосасы бар һәм хәрәкәт итү өлешенең киңлеге җиде метр. Ул Елга Баш, Актүбә, Мәлбагыш кебек торак пунктларны тоташтыра.
 

 

Татар-информ


Комментарии

Главное