16+

Әлмәт автоинспекторлары махсус рейд нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4 очрагын ачыклады

Профилактик операция 17 май көнне иртән узды.

Әлмәт автоинспекторлары махсус рейд нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4 очрагын ачыклады

Профилактик операция 17 май көнне иртән узды.

17 майда 6:00 сәгатьтә Казан — Оренбург юлында Әлмәт районында «Тоннель» махсус операциясе оештырылды. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Сәгать ярым эчендә инспекторлар 98 машина йөртүчене тикшерә алган. Тикшерү нәтиҗәсендә 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Бер йөртүченең  документлары булмаган, тагын берсен куркынычсызлык каешын эләктермәгән һәм икесен тонировка өчен штрафка тартканнар.


Комментарии

Главное