16+

Әлмәттә Җиңү көнендә берничә урам ябылачак

9 Майда бәйрәм чаралары үткәрү сәбәпле, Әлмәттә тәүлекнең төрле вакытында берничә урам автомобиль хәрәкәте өчен ачык булмаячак.

Әлмәттә Җиңү көнендә берничә урам ябылачак

9 Майда бәйрәм чаралары үткәрү сәбәпле, Әлмәттә тәүлекнең төрле вакытында берничә урам автомобиль хәрәкәте өчен ачык булмаячак.

Ленин урамында Җәлил урамыннан Чехов урамына кадәр 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр,  Җәлил урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр  хәрәкәт туктатылачак.

 

Гагарин урамы 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ябык булачак. Тимирязев урамында Радищев урамыннан Җәлил урамына кадәр 6:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр машиналар өчен хәрәкәт чикләнә.


Комментарии

Главное