16+

Татарстанда вакытлыча трассаларда автобусларның хәрәкәте чикләнә

Автобусларның хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән дәвам итәчәк.

Татарстанда вакытлыча трассаларда автобусларның  хәрәкәте чикләнә

Автобусларның хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән дәвам итәчәк.

Татарстанда буран аркасында автобусларның трассалар буенча хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ агентлыгына сөйләүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан - Оренбург - Казахстан белән чиктә Акбулак автобуслары йөрү өчен өлешчә ябылачак; М7 Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М7 һәм Казан - Буа - Ульяновск автоюллары өлешчә ябылачак.

Трассаларда тәүлек буе 150 юл техникасы эшли, авария бригадалары кизү тора.

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне бик кирәк булмаган очракта торак пункт чикләреннән чыкмаска, ә штаттан тыш хәлгә тарганда 8-843-533-38-88 номеры буенча шалтыратырга өнди.
 


Комментарии

Главное